«Әгәр халык күңеленә кагылырга теләсәң»  иҗади конкурсы

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Әгәр халык күңеленә кагылырга теләсәң» дигән иҗади конкурс үткәрелде.   

      Балалар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде, ул шагыйрь әсәрләренә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән.

     Шагыйрь үз әсәрләрендә халыкның акылын, зирәклеген, табигатьнең өстенлеген күрсәтә. Ул һәрвакыт йөрәктә туган якка булган мәхәббәтне саклады.

    Балалар халык шагыйре әсәрләре буенча рәсем ясадылар, милли киемнәрдә шигырьләр сөйләделәр, бишек җырлары җырладылар, «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Балаларга иҗади кичә бик ошады.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International