«Без бердәм! Без-бер гаилә»

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Февраль аенда Аксубай муниципаль районы территориясендә «Без бердәм! Без - бер гаилә» дип исемләнгән, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды. Ике ай ярым дәвамында районның барлык оешма - предприятиеләре коллективлары тамашачылар хөкеменә үзләренең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә читтә калмады. Узган җомгада ГХАТ бүлеге белгечләре Аксубай муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм аларның карамагындагы оешмаларның иҗади программасында катнаштылар.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International