26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы уза.
«Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хезмәт алучылар янына бардылар һәм иммунизациянең сәламәтлек һәм иминлек өчен мөһимлеге турында аңлаттылар. Быел ЕИА планлы иммунизация белән беррәттән COVID-19 каршы иммунизациягә аерым игътибар бирә.