Быел күчемсез мөлкәте базарында сату-алу эшләре саны кискен артты. Элегрәк без хәбәр иткән идек, 2020 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан иде
Шуңа бәйле рәвештә ведомство экспертлары гражданнарга сораулар килеп туган очракта «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә, анда түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация бирә алалар: - күчемсез мөлкәт белән алыш-бирешләр ясаганда нинди документлар әзерләргә кирәк; - сатып алыр алдыннан күчемсез мөлкәтне ничек тикшерергә; – сатучы белән сатып алучы арасында исәп-хисапларны ничек дөрес итеп башкарырга-хокук күчешен теркәгәнчегә кадәр яки аннан соң; - алыш-бирештә балигъ булмаган бала катнашса, нишләргә; - нотариуска мөрәҗәгать итәргә нинди очракларда кирәк; - күчемсез мөлкәт объектын кадастр исәбенә кую үзенчәлекләре; - электрон теркәлүдән ничек файдаланырга һәм электрон цифрлы имзаны кайда алырга. Кайнар линия телефоны (843)255-25-71. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.