Районда 2021нче елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү бәйгесендә катнашу өчен гомуми белем бирү оешмалары педагогик коллективлары тарафыннан тәкъдим ителгән укытучыларның иҗтимагый тыңлаулары узды.
Иҗтимагый тыңлаулар педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен читтән торып тәкъдир итү формасында узды. Соңгы өч елда педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен, “Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Горбунов Геннадий Валерьевич, түбәндәге күрсәткечләр буенча тәкъдим итте:
-укытучының укытыла торган фәне буенча үз методик эшләнмәсе булуы, һөнәри берләшмәдә апробация нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәгә ия булу;
- белем алучы укучыларның уку казанышларының югары нәтиҗәләре;
-укучыларның уку предметы буенча дәрестән тыш эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре;
-укытучының төрле категория укучылар (сәләтле балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар) белән эшләү өчен шартлар тудыру;
-укытучының төрле белем бирү, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләреннән яки электрон укытудан нәтиҗәле файдалану нигезендә белем бирү процессын оештыруның югары сыйфатын тәэмин итү;
- укытучының һөнәри үсешенең өзлексез булуы.