Цифрлы халык санын алу илнең милли составының төгәл картинасын алырга мөмкинлек бирәчәк

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

            Алда торган Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы турында генетик билгеләр буенча түгел, ә россиялеләрнең үз-үзләрен тоюы буенча күзаллауны алырга мөмкинлек бирәчәк, бу дәүләт һәм статистика өчен мөһимрәк. Мондый фикерне «Беренче Россия милли телеканалында» «Милли сорау» программасында төбәк проблемалары институтының фәнни җитәкчесе Дмитрий Журавлев әйтте.

          «Халык санын алу нәтиҗәләре генетик яктан түгел, ә үзләрен милләт буенча санаучы кешеләрнең үз-үзләренә юнәлешен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Без җәмгыятьнең мәдәни халәтен, кешеләрнең үз милли үзенчәлеген кабул итүен билгелибез, ә генетик экспертиза уздырмыйбыз. Бу, минемчә, күпкә мөһимрәк, чөнки кеше-ул беренче чиратта Мәдәният», - дип белдерде эксперт.

          Ул билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы тикшеренүдән һәм әлеге темага үткәрелгән сораштырудан аермалы буларак, халык санын алу иң төгәл нәтиҗә бирергә мөмкин, чөнки йөз процентлы сайлау мөмкинлеге бар — ул илнең барлык халкын колачлый.

        Журавлев сүзләренә караганда, алынган мәгълүматлар Россиянең милли сәясәтен гамәлгә ашыру өчен бик мөһим булачак, ул «икътисадка караганда, аның мөһимлегенә караганда, иң нечкә өлкәләрнең берсе».

          РФАнең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының этнополитик тикшеренүләр үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Валерий Степанов сан алуны цифрлаштыру һәм дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге ил халкына милли кирәк-яраклар турындагы сорауга иреклерәк һәм киңрәк җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный.

         Росстат мәгълүматлары базасында милли кирәк-яраклар турындагы сорауларга барлык җаваплар да нәкъ менә халык санын алуда катнашучылар бәян иткән интерпретациядә сакланачак. Шул ук вакытта респондент белән дәүләт арасында дәүләт хезмәтләре порталында арадашчылар юк.

      Халык санын алу барышында милләт турындагы җаваплар Россиянең этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау күзлегеннән зур әһәмияткә ия, дип саный РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе рәисе Владимир Зорин.

           Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның көзендә узачак. Россия халкы «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алачак. Сораштыру шулай ук стационар исәпкә алу участокларында да узарга мөмкин булачак. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.

            Респондентларның халык санын алу вакытында хәбәр иткән барлык мәгълүматлары, шул исәптән милли тел, туган тел, телләрне белү һәм куллану турында мәгълүматлары аларның сүзләреннән генә языла, бернинди документлар да таләп ителми. Җыелган мәгълүматлар Росстатка исемсез рәвештә тапшырыла, ә халык санын алу нәтиҗәләрен бастырып чыгару конкрет респондент турында мәгълүматны торгызу мөмкин түгел.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International