2021 елның 24-25 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Иван Ярыгин исемендәге көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогы узды.
Спортчылар әлеге спорт төренең ике стилендә: ирекле һәм классик стильдә ярыштылар.
Россия Кубогы ярышларында илебезнең 23 төбәгеннән барлыгы 230 спортчы катнашты.
«Спорт мәктәбе» МБУ тренеры Диләрә Латыйпова 66 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды һәм билбау көрәше буенча дөнья Кубогында катнашу өчен сайлап алынды.