Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын – ул бик куркыныч» дигән темага КВН үткәрелде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

 Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында янгын куркынычсызлыгы буенча «Искорка» программасы кысаларында» Янгын-ул бик куркыныч» дигән темага КВН үткәрелде.                                                                                                                     Чара башында балаларга янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләр турында искә төшерделәр. Аннары материалны уен формасында беркетергә тәкъдим ителде. Балалар «Янгын куркынычсызлыгы» темасы буенча кроссвордлар чиштеләр һәм төрле ситуатив сценкалар уйнаттылар. Мондый чаралар балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру һәм янгын белән балалар шаяруы аркасында килеп чыга торган янгыннарны булдырмау, травма алу очракларын булдырмау һәм әлеге вакыйга килеп чыккан очракта, гамәлләр тәртибен булдыру максатыннан үткәрелә. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International