Бөтенроссия өмәсе кысаларында Аксубай муниципаль районының Аксубай поселогында Төзүчеләр урамы буенча урнашкан «Хәтер бакчасы»нда («Кояшкай» балалар бакчасы артында) агачлар утыртуны дәвам иттеләр. 80гә якын слива, чия, акация һәм чыршы үсентесе утырттылар. Акциядә район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.