Анкеталау 15 майга кадәр үткәрелә.
Район оешмалары вәкилләре Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрлар сәясәтенә багышланган сораштыруында катнаша алалар.
Сораштырулар ведомство карамагындагы учреждениеләр, социаль-икътисади әһәмияткә ия, система барлыкка китерүче муниципаль берәмлек оешмалары хезмәткәрләре арасында үткәрелә.
Анкетаны 15 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.