Ел саен, Җиңү көне алдыннан, Россия төбәкләрендә, Татарстан Республикасында «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. Георгий тасмасы - Җиңү, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр батырлыгына хөрмәт билгесе. Пионер мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре анда беренчеләрдән булып катнашты, шулай ук бөтен Аксубай районы буенча акция халык һәм волонтерлар тарафыннан хуплана.