Чуаштеленнән «Тоталь диктант»

2021 елның 4 мае, сишәмбе

2021нче елның 30 нчы апрелендә районның 11 мәктәбе базасында  чуаш теле буенча«Тоталь диктант»,чуаш теле көненә һәм яңа чуаш язуының 150 еллыгына багышланган,белем бирү акциясе узды.
Акциядә 269 кеше: укучылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар, төрле өлкәдә эшләүче кешеләр катнашты.
Өлкәннәргә һәм балаларга диктантны чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары яздырды. Диктантны, компьютер һәм Интернет булган урыннарда, өйдә, эштә, мәктәптә һәм башка урыннарда, язарга мөмкин иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International