Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көне уңаеннан тәрбияләнүчеләр «Җиңү Май!» дип исемләнгән бәйрәм концерты әзерләделәр. Балалар вальс башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, сугыш җырлары җырладылар, сәхнәләштерделәр. Балалар Ватан сакчыларына Бөек Җиңү өчен хөрмәт күрсәтәләр!