Татарстан Республикасы халкын элмә такталарында, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә

2021 елның 12 мае, чәршәмбе
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс оештырылды.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

✅iOS яки Android операцион системасының эшчәнлеген тәэмин итә торган җайланмага «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын урнаштырырга;

✅ «Халык контроле» ТР ДМСның мобиль кушымтасында (яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында, «Халык контроле» ТР ДМС бүлегендә) авторизацияләнергә, «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга;

✅публикациядә төгәл адресны мәҗбүри күрсәтеп, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар белән тулы элмә тактаның (аның кайсы оешмага караганлыгы күренергә тиеш) фотоматериаллары белән белдерү (хәбәрнамә) җибәрергә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар татар телендәге элмә такталар һәм мәгълүмат такталарындагы исемнәр һәм язулардагы расланган хаталар турындагы язма хәбәрләр җибәргән 10 (ун) җиңүче билгеләнәчәк һәм алар «Конкурс җиңүчесе» электрон һәм/яки басма дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны үткәрү вакыты: 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International