Гражданнар РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта  күчемсез мөлкәтләре турында мәгълүмат ала алачаклар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Быел ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында гражданнар үзләренә караган күчемсез мөлкәт турында мәгълүмат ала алачак.

Шәхси кабинетта күрсәтеләчәк белешмәләр арасында: күчемсез мөлкәт объектының төре һәм аның билгеләнеше, файдалануга тапшыру датасы, кадастр номеры һәм кадастр бәясе, бина мәйданы һәм аның төп характеристикалары, милек хокукындагы өлеш күләме. Мәгълүмат Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) күчереләчәк һәм кулланучыларга танышу өчен ачык булачак.

Бу белешмәләр күчемсез мөлкәт белән алыш-биреш ясаганда, шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә гражданнарга кирәк булырга мөмкин. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталы кулланучысы мондый мәгълүматларны банкларга кредитка гариза биргәндә бирә ала.

ЕГРНнан расланган өземтәләрне элеккечә үк Росреестр бирәчәк.

Дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматка үтемлелекне киңәйтү буенча эш РФ Хөкүмәте карары нигезендә дәүләт мәгълүмат ресурсларында мәгълүматларның сыйфатын һәм бәйләнешен арттыру буенча эксперимент кысаларында алып барыла. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International