Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы РФ Хөкүмәтенең 13.03.20021 ел, № 362 карары нигезендә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга дәүләт ярдәме каралуын хәбәр итә.

Эш бирүченең эшчеләргә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын өлешчә компенсацияләү рәвешендә Субсидия Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан бирелә.Субсидия алу максатыннан эш бирүче эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган вакансияләр исемлеген кушып, мәшгульлек хезмәте органнарына «Россиядә эш» («Работа в россии») порталындагы шәхси кабинетны кулланып гариза юллый.

Чыгымнарга Компенсация 1, 3 һәм 6 ай эшкә урнашу датасыннан соң, мәшгульлек үзәгендә эшсезләр сыйфатында исәптә торучы һәр гражданга 2021 елның 1 гыйнварына һәм мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан Эш бирүчегә эшкә урнашу өчен җибәрелгән датага бирелә торган иминият взнослары суммасына арттырылган минималь хезмәт хакының өч күләменә кадәр түләнә.

Дәүләт ярдәме чараларын алу эш бирүче тарафыннан күрсәтелгән карар белән билгеләнгән шартларны үтәгәндә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International