Эсседән ничек сакланырга?

2021 елның 19 мае, чәршәмбе
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ачык җирлектә дә, биналарда да һаваның артуы кешеләрнең, беренче чиратта өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип искәртә.   Шул ук вакытта, ачык урында да, биналарда да югары температура кешеләрнең, беренче чиратта, өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеге торышында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә, ә кайбер очракларда организм җылынуына һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерергә мөмкин.  Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин.

Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:

1. Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамы    

2. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз.

3. Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый.

4. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-2 литр эчәргә кирәк.

5. Шикәр микъдары югары булган газлы эчемлекләр һәм сыеклыклар, энергетика һәм алкоголь эчемлекләре кулланмаска.

6. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минерал су, компот, морс.

7. Көн дәвамында мөмкин кадәр салкынча душ кабул итәргә тәкъдим ителә.

8. Шәхси һәм иҗтимагый транспортта йөрүләрне иртәнге яисә кичке вакытта, эсселек кимегәндә, чикләргә яисә планлаштырырга кирәк.

9. Кибетләрдә һәм гражданнар күпләп җыела торган башка объектларда булганда, һаваның оптималь температурасы тәэмин ителгән урыннарга өстенлек бирергә кирәк.

10. Ачык һавада коенуны һәм су процедураларын, әлеге максатлар өчен бүлеп бирелгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына, су коенуны оештыру кагыйдәләрен үтәп, үткәрергә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International