28 май көнне Аксубай ш. т. б. үзәк мәйданында Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе гаскәрләренең 103 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 28 мае, җомга

Чик сакчылары көне-ул гомерләрен чик буе хезмәте белән бәйләгән кешеләр өчен үзенчәлекле көн. Һәрвакыт дәүләт чикләрен саклау Ватаныбызның иң батыр улларына ышанып тапшырылды.

Бу истәлекле көнне Аксубай район мәдәният йорты Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе гаскәрләренең 103 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Чик сакчылары бәйрәме уңаеннан флаг күтәрү хокукы: Жарков Александр Анатольевич, Ильдуганов Сергей Алексеевич бирелде.

Бәйрәм белән ТР АМР Башкарма комитеты җитәкчесе Зайцев Станислав Юрьевич котлады.

Аксубай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: чик буе гаскәрләренең традицияләрен саклауга һәм яңартуга керткән өлешләре ,яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эше һәм Аксубай муниципаль районы территориясендә чик сакчылары көненә багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Бобов Алексей Иванович, Капитонов Владимир Викторович, Мортазин Рафаил Фатыйх улы, Ильдуганов Сергей Алексеевич.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Аксубай муниципаль районы территориясендә чик сакчылары көненә багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр: Павлов Валерий Миронович, Жарков Александр Анатольевич, Степанов Юрий Федорович, Харитонов Сергей Викторович.

Бәйрәм белән «Чик сакчылары ветераннары» ҖЧҖ җитәкчесе Бобов Алексей Иванович котлады һәм чик сакчылары ветераннары советы исеменнән: Миронкин Валерий Иванович, Гайнуллин Айрат Тәлгатович, Искәндәров Ильвар Альфитович, Федоров Михаил Николаевич, Судаков Дмитрий Викторович, Демьянов Сергей Владимировичны котлады.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч вакытта Ватаныбызның чикләрен саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм веноклар куйдылар.

Бүген ветераннар хәрәкәте вәкилләре Аксубай районы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары хәрби-кыр җыеннарының хәрби әзерлеге смотрында катнашачак.

Аксубай муниципаль районының чик сакчылары өчен концерт программасы әзерләнгән иде, анда Варвара Панюкова, Дмитрий Дмитриев, алып баручы Надежда Мишина катнашты.

Хөрмәтле чик сакчылары, без барыгызны да чик сакчылары көне белән котлыйбыз, чын күңелдән Сезгә чиксез бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International