Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 12 июне, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән мәгълүмат:

2021 елның 12 июнь кичендә, 13 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы җил белән төнлә 15-18 м/с, көндез 17-22 м/с (Казан шәһәрендә көндез), урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Томанда:

 Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк;

 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска.                       

5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә. Хәрәкәтчән хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә

  Машина йөртүчеләргә:

1. Машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

2. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә.

3. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр  тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк.

4. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә.

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

6. Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International