Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2021 елның 13 июнендә 18 сәгатьтән 14 июньнең 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү:
2021 елның 13 июнь кичендә, 14 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 17-22 метр, урыны белән яшен.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.