Һәр мөселман өчен мөһим булган бу дини бәйрәм тынычлык һәм яхшылык, гафу итү һәм якыннар турында кайгыртуны символлаштыра. Ул гаделлеккә һәм мәрхәмәтлеккә өндәүче диннең гомумкешелек нигезләре турында искә төшерә.
Һәрвакыт мөселманнар бу бәйрәм белән туган яктагы тынычлыкка өмет, зур һәм кече эшләрдә татулык һәм уңышлар бәйләде. Гражданлык татулыгы, хезмәттәшлек безнең районның бәһасез байлыгы булып тора.
Мөселман васыятьләренә тугры калып, сез шул рәвешле безнең районның төрле халыкларының үзара аңлашуын, толерантлыгын, милләтара тынычлыгын һәм дуслыгын ныгытуга ярдәм итәсез.
Корбан чалу бәйрәме сезнең изге гамәлләрегезнең югары әхлакый идеалларын гәүдәләндерсен. Халкыбызның рухи бердәмлеге хакына хакыйкать диненә лаеклы иярүчеләр булыгыз. Сезнең догаларыгыз ишетелсен!
Бу изге көннәрдә игелек, нык сәламәтлек, шатлык, тынычлык, иминлек һәм чәчәк атуын телим.
Хөрмәт белән,
Район башлыгы Камил Гыйлманов