2021 елга җирле әһәмияттәге юлларда юл эшләре программасы кысаларында Аксубай муниципаль районы буенча торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү, вак таш-ком капламы урнаштыру, булган асфальт-бетон өслеген ремонтлау һәм төзү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта Ленин һәм Совет урамнары буенча асфальт-бетон капламын төзекләндерү эшләре бара.