12 июльдән «2021 елгы уңышны җыеп алу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерү таләпләрен үтәү турында» куркынычсызлык айлыгы үткәрү турында карар кабул ителде.
Айлык техник карауларның сыйфатын һәм тулысынча тикшерүгә, урып-җыю вакытында техниканың сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатациясен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук медицина тикшерүләре үткәрүне, урып-җыюда мәшгуль хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне оештыру планлаштырыла.