5 август-Халыкара светофор көне

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Һәм бу юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерү, балаларга светофорның барлыкка килү тарихы турында сөйләү һәм аның юлда төп ярдәмче булуын искәртү өчен яхшы сәбәп.

Бу бәйрәм уңаеннан Кәкре Күл авылы китапханәчесе тарафыннан «Безнең ярдәмчебез – светофор»дип исемләнгән танып-белү уены оештырылды. «Могҗизалар кыры» уены барышында балалар Россиянең кайсы шәһәрендә һәм Мәскәүнең кайсы урамында беренче тапкыр светофор барлыкка килгән, 1868 елда Лондонның кайсы бинасында светофор урнаштырылган һәм Американың беренче светофорның элгәре нинди шәһәрдә барлыкка килгәнлеген белделәр. Уенның җиңүчесе булып Кәкре Күл урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Кондрашов Игнат танылды

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International