«Туган тел – безнең байлыгыбыз»

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбиячеләр Семенова Е.А. һәм Павлова А. М. «Туган тел-безнең байлыгыбыз» дип исемләнгән уен – викторина оештырдылар. Чара барышында тәрбияләнүчеләр татар, чуаш һәм рус халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар. Балалар безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, уеннары, тормыш рәвеше белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International