Коррупциягә каршы юнәлешле конкурска йомгак ясалды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәгендә коррупциягә каршы юнәлешле – «Бел һәм юл куйма!» конкурсларның муниципаль этабына йомгак ясалды . Конкурсның максаты-укучыларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләү. Конкурста район мәгариф учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Муниципаль этапта эшләрне Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Яремийчук Татьяна, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, «Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы урынбасары Гүзәл Хикматуллина бәяләде. Сайлап алынган эшләр коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсның республика этабына җибәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International