Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 24 сентябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә:

24 сентябрь кичендә һәм 25 сентябрь төнлә 2021 ел

Татарстан Республикасы буенча көчле яңгыр көтелә.

Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек тотарга:

- урамда сак булыгыз, электр үткәргечләрнең һава линияләре бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне бергетегез, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;

- Шәхси йорт хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International