2021 елның тугыз аенда Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 591 гражданлык хәле акты теркәлде, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46 актка күбрәк. 2020 елга караганда 26 никахка күбрәк теркәлгән. Үлем һәм тууны теркәү дәрәҗәсе элеккеге дәрәҗәдә сакланган. 2021 елның популяр исемнәре Әмир, Арсений, Богдан, Даниил, Иван, Камил, Әмир, Варвара, Ева, Мия булды. Ә иң сирәк исемнәр Архип, Сердар, Шакир, Ян, Агафья, Божена, Евдокия, Илсинә, Мәдинә булды.