Казан дәүләт аграр университеты, Н.Э. Бауман ис.Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең вәкилләре катнашында Онлайн-конференция

2021 елның 22 октябре, җомга

Аграр һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирүче чараларны гамәлгә ашыру кысаларында online форматта Казан дәүләт аграр университетының, Н.Э. Бауман ис.Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең консультация бригадалары вәкилләре һәм районның 11 сыйныф укучылары катнашында конференция узды.

Конференциядә югары уку йортына керү, югары белем алу, шулай ук авылда үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Конференциядә катнашучылар белән интерактив конкурслар үткәрделәр, КДАУДАН бүләкләр алдылар.

Өстәмә мәгълүматны рәсми сайтларда табарга мөмкин http://priem.kazgau.ru/,https://kazanveterinary.ru/abitur/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International