Район мәдәният йортында чарада Аксубай 1нче мәктәбе укучылары катнашты . Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бик теләп дәртле җырлар башкардылар, күңелле флеш-моб биеделәр һәм театральләштерелгән тамаша актерлары булдылар.