25 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре «гараж амнистиясе»турында гаражлар хуҗаларының еш бирелә торган сорауларына кабат җавап бирәчәкләр.
Бердәм кайнар линия 10нан 11 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта белергә мөмкин: https://rosreestr.tatarstan.ru/goryachie-linii.htm?pub_id=1806645.
Искәртеп узабыз, «гараж амнистиясе» турындагы Законның гамәлдә булуы 2004 елның декабренә кадәр төзелгән гараж билгеләнешендәге (фундаменты һәм стенасы булган) капиталь корылмаларга кагыла. Хуҗалары үз корылмаларын 2026 елның 1 сентябренә кадәр легальләштерә ала.