Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вебинарга чакыра

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 9 декабрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен  "Ииминият взнослары буенча индивидуаль эшкуарларның теркәлгән түләүләрен түләү тәртибе. 2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары. Салым салуның махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә узды.

Вебинарның спикерлары булып юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина һәм 3 нче федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча сорауларны турыдан-туры эфирда чатта язма рәвештә бирә алалар. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.

 

Вебинарда катнашу өчен кирәк:

•         сылтама буенча күчәргә (https://w.sbis.ru/webinar/78c2cf9f-34db-436b-a3ea-0baa2351503b);

•         ачылган биттә «Катнашачакмын» дип басыгыз һәм чарага теркәлергә;

•         вебинар алдыннан сылтама ачарга һәм «вебинарга күчәргә» басыгыз.

Онлайн-вебинарлар республика халкының салым грамоталылыгын арттыру, шулай ук салым органнарының ачыклыгын үстерү, бизнес белән оператив хезмәттәшлек итү һәм салым белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә. Семинарлар кысаларында салым түләүчеләр белән салым белән идарә итүнең хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International