Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Уважаемые граждане!

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 29 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларның аерым участокларында көчле бозгалак көтелә.

Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Бозлавык вакытында: Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина очы белән таяк яки очланган чәнечкеләр белән махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

 Әгәр Сез таеп китсәгез, түбәнәю биеклеген киметү өчен утырыгыз. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Томанда: Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне сакларга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.  Сак булугыз сорала. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда тиешле жилет кулланырга. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә: Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга; Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә.  Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк. Алдан хәрәкәт итүче транспортны узу өчен юлга чыкмаска.Игьтибар белән хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International