2021 елның 3 декабрендә, Билгесез солдат көнендә, «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест» традицион халыкара акциясе узды. Тестны 2015 елдан бирле Дәүләт Думасының Яшьләр парламенты үткәрә.
Акциядә 700 дән артык укучы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен тикшерделәр,сугыш чорының төрле вакыйгаларын алган сорауларга җавап бирделәр.
Биремнәргә сугышның барлык чорлары турында 30 сорау кертелгән.
Һәр катнашучы тест нәтиҗәләре буенча сертификат алды.