«Хыял» приюты тәрбияләнүчеләре «Тәмле-татлы Татарстан» I Республика балалар гастрономия туризмы фестивалендә катнаштылар

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Татьяна Михайловна Леонтьева  җитәкчелегендә Казан шәһәрендә «Тәмле-татлы Татарстан» I Республика балалар гастрономия туризмы фестивалендә катнаштылар. Фестиваль «АК БАРС-СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәме белән узды.

Беренче этапта татар һәм башкорт ашларының ике милли ризыгын әзерләү буенча видео-презентация күрсәтелде.

Фестивальдә катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺББУ директоры Ф. Ф. Әюповка һәм фотограф Е. Крайновага фестивальгә әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International