Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Кешегә җылы һәм наз белән»дигән күңел ачу чарасы уздырганнар.

2021 елның 3 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре язмышның авыр сынауларын кичергән язучылар турында сөйләделәр.      Иҗади теманы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре дә дәвам итте. Арт-терапия дәресе, һәрвакыттагыча, бер сулышта узды. Социаль хезмәт алучылар сәламәтләндерү дәресләрен бик җанлы һәм актив каршы ала. Ритмик хәрәкәтләр физик сәләтен үстерә, ә иң мөһиме, баш миенең эшен яхшырта. Уен терапиясе, әлбәттә, барысына да ошый. Өлкәннәр дә уйнарга каршы түгел. Өстәвенә, лото логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International