"Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз өлкәләрендә иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәрләренә карата кызыксынуларын үстерү, остазлык институтын булдыру, хезмәткә иҗади караш һәм үз һөнәри булдыклыгыңа ышаныч булдыру максатыннан оештыра.
2021 елда конкурс «Сәнәгать», «Транспорт һәм логистика», «Җәмәгать туклануы», «Авыл хуҗалыгы» юнәлешләре буенча оештырылган иде.
Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның гыйнварына кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-01-2022/alabugada-n-ri-ostalyk-buencha-alabuga-skills-achyk-respublika-konkursy-bula-5847320
2022 елның 7 февраленнән «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы (алга таба –Конкурс) старт ала, ул Алабуга шәһәре территориясендә узачак. Конкурста Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 600дән артык предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашачак.
Конкурсның максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларындагы иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәр белән кызыксынуны үстерү, остазлык институтын формалаштыру, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч булдыру.
Конкурс 20 номинация буенча ярышларны оештыруны күздә тота. Конкурсның финалы җиңүчеләрне бүләкләү, эстрада, виртуозларның үз һөнәрләрендә чыгышларын күздә тоткан тантаналы чара булачак.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2022 елның февралендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узачак йомгаклау коллегиясендә билгеләп үтеләчәк.
Гаризалар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Гариза формасы, нигезләмә һәм катнашу шартлары рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча «Алабуга-skills» урнаштырылган.
Оештыру комитеты контактлары: 423603, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 46. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85557) 4-48-95, 4-48-97 (Карлина Светлана Витальевна, Зарипова Елена Валерьевна), e-mail:konkursalabuga@mail.ru.