Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен Бердәм ачык ишекләр көне оештыра.
Консультацияләрне 2022 елның 19 гыйнварында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Аксубай районы, шәһәр тибындагы Аксубай поселогы, Мазилин урамы, 86 йорт адресы буенча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшмәкәрләрне Бердәм ачык ишекләр көнендә кабул итү 8 (843) 45-2-08-83, 7 (843) 45-2-19-71, 8 (843) 44-2-74-55 телефоннары аша алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны әйтеп үтәргә кирәк булачак.
-