1 февраль көнне Аксубай муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләре буенча чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак
Кабул итү район Советы бинасында түбәндәге адрес буенча : Аксубай штп, Ленин ур., 10 нчы йорт, иртәнге сәгать 8дә. Гражданнарны кабул итү суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә уза. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.
Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.