Узган атнада Аксубай муниципаль районында Сovid коронавирусын йоктыруның саны артуы ачыкланган. 29 гыйнварга амбулатор коронавирус йогышы диагнозы белән 54 кеше һәм ОРВИ диагнозы белән 43 кеше дәвалана. Барлык пациентларга да дару препаратлары таратылды. Эпидемиологик хәл элеккечә киеренке кала. Прививка булу-булмауга карамастан Роспотребнадзор кешеләр күпләп йөри торган урыннарга бармаска, учреждениеләрдә битлек һәм температура үлчәү режимын үтәргә киңәш итә. Авыруны кисәтүе җиңелрәк, дигән гыйбарәне дә истән чыгармагыз.