Унынчы ел рәттән Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах»дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара - Фестиваль үткәрә.
Covid-19 белән хәл фестивальне үткәрүнең традицион рәвешләренә үз төзәтмәләрен кертте, икенче ел аның чаралары онлайн рәвештә үткәрелә. Фестиваль кунакларын каршы алу урыны-Казан ДМУ сайты: https://kazangmu.ru/angels - бу платформада 2022 елның 31 гыйнварында укучылар өчен кызыклы һәм файдалы программа старт алды.
Планлаштырылган акцияләр, конкурслар, лекцияләр һәм практикумнар балаларга булачак белгечлек турында максималь тулы күзаллауны алырга һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юл башы гына икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.