Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 4 феврале, җомга

Хөрмәтле гражданнар!  «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне миониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарлана, юлларда кар көртләре.

Көчле кар булганда, һава шартларында республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү,  үргә менү -төшү  авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп,  берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга,  яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз !!!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International