«Татарстан проектлары»

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

 «Татарстан проектлары» АҖ - Татарстан Республикасы икътисадының төрле тармакларында эшкуарлык секторын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт компаниясе. Компания инвестицион проектларны эшләп чыгара, Россия һәм чит ил фондларын турыдан-туры инвестицияләр җәлеп итә, бизнес-проектларга, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык проектларына юридик һәм аналитик ярдәм күрсәтә.

Без инвестицион проектларны эшләп чыгарабыз һәм сәнәгать паркы, ТОСЭР, МИЗ резиденты статусларын алу өчен документларның тулы пакетын формалаштырабыз, ТР Министрлар Кабинетының 06.07.2021 ел, №554 карары нигезендә, җир кишәрлекләре алу өчен проектларны алып барабыз, шулай ук безнең команда тарафыннан финанслау, инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәкле документлар эшләнә.

Инвестицион проектларны дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып, «концессион килешүләр турында» 21.07.2005 ел, № 115-ФЗ Федераль закон һәм «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 13.07.2015 ел, № 224-ФЗ Федераль закон нигезендә юридик һәм аналитик яктан тәэмин итәбез.

«Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры урынбасары - Корягина Альбина Рафик кызы, тел.: +7(960)055-70-07.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International