17 февраль көнне Аксубай үзәк китапханәсенең уку залында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 116 ел тулу уңаеннан «Гомере аның моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән интеллектуаль викторина оештырылды.
Анда «Назлылык» үзәгендә социаль-тернәкләндерү хезмәтләре алучы ир-атлар һәм пенсия яшендәге хатын-кызлар катнашты. Катнашучылар район һәм китапханә тарихы буенча сораулар биреп, аеруча кызыксынучанлык күрсәттеләр.
Төп чара герой-шагыйрьнең биографиясе, тормыш вакыйгалары, «Моабит дәфтәрләре» эчтәлеге, аларның язылуы һәм Ватанына кайтуы турындагы сорауларга җаваплар эзләү элементлары белән викторина формасында узды.
Чара барысына да күңелле үтте. Катнашучылар үзләренең интеллектуаль белем багажларын тулыландырдылар һәм файдалы итеп ял иттеләр.