«ТатАгроЭкспо» АСК казанышларының IV махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру планлаштырыла.

Ике көн дәвамында Россиянең 33 төбәгеннән 208 компания 25 мең квадрат метрдан артык мәйданда үз продукциясен, технологияләрен һәм терлекчелекне нәтиҗәле үстерү өчен чишелешләрне күрсәтәчәкләр. Чараның төп идеясе-тере аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм предприятиеләр казанышларын күрсәтү өчен Россиянең барлык АСК вәкилләрен берләштерүдән гыйбарәт.

 «ТатАгроЭкспо»   авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле арлашуы,  алдынгы тәҗрибә алмашу һәм АСК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып  бару һәм яңа проектларны презентацияләү өчен уңай  мәйдан булачак. Сезне «ТатАгроЭкспо»да көтәбез!

Күргәзмәгә килү сайтта алдан теркәлү буенча мөмкин tatagroekspo.ru чарада барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International