Туган тел көнендә авыл китапханәләре белгечләре балаларны «Тел - халык рухы» дип исемләнгән тематик карау материаллары белән таныштырдылар, анда рус теленең матурлыгын һәм байлыгын чагылдырган энциклопедияләр, белешмәлекләр, хикәяләр, сүзлекләр тәкъдим ителде. Балалар орфографик конкурсларда катнаштылар: «Дөрес сөйлә», «Хатаны төзәт», «Фразеологик табышмаклар». Рус телен белүчеләр «Рус теле дөньясында» китап күргәзмәсе буенча мавыктыргыч сәяхәт кыла алдылар. «Рус теле иленә сәяхәт» дигән танып – белү викторинасы, онлайн – сәяхәт үткәрелде, «Туган тел-күңел теле» дигән китап күргәзмәләре оештырылды. Җыелучылар дөнья телләре, төрле халыклар арасында аралашуда телнең әһәмияте, бүгенге көндә дөньяда күпме тел барлыгы турында кызыклы фактлар белделәр.