Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-практикум.

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

8 февраль көнне В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе базасында социаль-гуманитар белем бирү үзәге вәкиле Нотфуллина Гүзәл Рәис кызы катнашында «Модернизацияләнә торган мәгариф системасында тәрбия өстенлекләре нигезендә укыту-тәрбия процессын оештыру» темасына семинар-практикум узды.

Семинар-практикум эшендә тәрбия эшләре буенча урынбасарлары актив катнашты. Чара ахырында семинарда катнашучылар үткәрелгән очрашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Гүзәл Рәис кызының профессиональ эшен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр. Семинарның максаты ирешелде, бурычлар үтәлде, ә алда директор урынбасарларының теләгән нәтиҗәләргә ирешү буенча эшләре күп.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International