22 февраль көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «Мәмләкәт –армия белән көчле» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Чарага В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары чакырылган иде.  «Балалар китапханәсе» белгече Артемьева Анна Евгеньевна балаларга бәйрәмнең данлы тарихы турында сөйләде. Укучылар игътибарына Ватаныбызның героик сәхифәләренә багышланган слайд-презентация тәкъдим ителде. Балалар «Ватаныбызның лаеклы уллары» дип исемләнгән презентация ярдәмендә күренекле полководецларның, флотоводларның тормышы һәм батырлыгы белән таныштылар, аларда бөек шәхесләрнең исемнәре белән бәйле тарихи вакыйгалар чагылдырылды.  Чарага тематик китап күргәзмәсе оештырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International