Аксубай МР Беловка китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Әлеге чарада 3-4нче сыйныф укучылары катнашты. Белгеч балаларны «Бөек сугышлар - Бөек халык» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар викториналарда зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм эрудицияләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Малайлар рус армиясе тарихын белүдә көч сынаштылар, Ватанның героик сакчыларын искә төшерделәр, «яшерен» хатларны расшифровкаладылар. Кызлар шигырь формасында сыйныфташларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Викторина мультимедиа презентациясе, аудио - һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International