21 февраль көнне 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашында Туган тел көне кысаларында Аксубай үзәк китапханәсенең уку залында «Туган телем-иркә гөлем» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Чараны алып баручысы, хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гатина Фаимә туган телләрнең иҗтимагый роле турында сөйләде. Аннан соң кызлар интеллектуаль бәйгедә көч сынашты.
Әлеге чарага «Туган тел-тарих көзгесе» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде. Г.Саттаровның «Татар исемнәре», Н. Гәрәеваның «Тел –белемнең ачкычы» һәм башка китаплар аеруча игътибар үзәгендә булды. Китапханә эшенең мондый формалары чарада катнашучыларга туган тел буенча белемнәрен стандарт булмаган уен ситуацияләрендә киңәйтергә ярдәм итә, туган телгә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли. Җиңүчеләргә китапханә администрациясе исеменнән бүләкләр тапшырылды. Укучылар үзләренең ялын файдалы итеп үткәрделәр.